На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Салават Фәтхетдиновның оныгы Дамирны күрсәттеләр. Кемгә охшаган?

Җырчы Салават Фәтхетдиновның килене Рузия социаль челтәрләрдә беренче тапкыр кечкенә уллары Дамирны күрсәтте. Алар хәзерге вакытта бөтен гаиләләре белән диңгез буенда ял итәләр.

«Әйе, без улыбызның йөзен озак вакытлар күрсәтми йөрдек. Ләкин аны федераль телеканалларга хәтле күрсәткәннән соң, яшерүдән мәгънә юк, дигән фикергә килдек.

Менә шундый узышчы үсеп килә. Каты күзле кешеләргә әйтәм – безнең гаиләгә күз тими. Без артык көчлебез. Хәзер без 1 атнага ялга, Д витаминын җыярга киттек. Барыгызга да сәламәтлек һәм тагын бер кат сәламәтлек телим. Калганы була аның», – дип яза Рузия.

Рузиянең сәхифәсен карап баручылар Дамирның нәкъ әтисе булуын язганнар һәм гаиләгә матур яллар теләгәннәр.

Рузия белән Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм 2022 елда гаилә корып җибәрде. Узган ел аларның уллары Дамир дөньяга аваз салды.

Бу көннәрдә Рузия Фәтхетдинованың зур куанычы булуы хакында да язган идек.

 

Ссылка на первоисточник
наверх