На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Трамп Украинаның Россия белән килешү төзергә теләве турында белдерде

АКШның сайланган президенты Дональд Трамп Украинаның Россия белән конфликтны җайга салу турында килешү төзергә теләвен белдерде һәм кичекмәстән утны туктатырга, тыныч сөйләшүләр башларга чакырды. Бу турыда ул Truth Social социаль челтәрендә язган.

«Зеленский һәм Украина [РФ белән] [тынычлык] килешүе төзергә һәм акылсызлыкны туктатырга тели.

Утны кичекмәстән туктатырга һәм сөйләшүләр башларга кирәк», – дип язган ул. Трамп шулай ук сөйләшүләр процессында «Кытай ярдәм итә ала» дигән фикер белдерде.

Трамп әйткәнчә, киресенчә булган очракта Украина кризисы «күпкә зуррак һәм бик начар нәрсәгә үсәргә мөмкин».

Сайлауда җиңгән АКШ президенты Франциягә килде, анда президент Эмманюэль Макрон һәм Владимир Зеленский белән очрашты. Аларның өч яклы форматтагы сөйләшүләре 20 минутта тәмамланган. Аxios дигән Америка порталы чыганакларга сылтама белән язганча, Трамп башта Зеленский белән Парижда очрашырга җыенмаган, әмма Макрон аны өч яклы форматта сөйләшүләр уздыру кирәклегенә ышандырган.

Ссылка на первоисточник
наверх