На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Әниләре тәрәзәдән чыгып киткән, апалы-энеле балалар һәлак булган

Мәскәү өлкәсендәге Молдино авылында янгында 2 кеше һәлак булган. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Янгын төнге икенче яртыларда башлана. 2 катлы йортта ут чыкканын күргән күршеләр коткаручыларга шалтырата. Янгын 1нче катта башланган.

Өй хуҗабикәсе күптән түгел генә ире белән аерылышкан, ул икенче катта йоклый.

Аның 14 яшьлек улы һәм 23 яшьлек кызы да шунда ята.

Янгын өйне бик тиз чолгап ала. Әни кеше 2 кат тәрәзәсеннән сикереп төшә.

Үсмер малай да уяна, ул апасын уятырга маташа. Тик алар котыла алмый. Шулай итеп апалы-энеле һәлак булалар.

Ут электр үткәргечендә кыска ялганыштан чыккан, дигән версия бар. Йортны тапшырган чакта ук бу өйләрдә яшәүчеләр электр үткәргечләренең начар булуына зарланган.

Тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх