На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Танылган алып баручы, блогер умрау сөяген сындырган килеш эшләп йөргән

Блогер, төрле мәҗлесләр алып баручы һәм автор-башкаручы Ралиф Ямалиев язылучыларына сынган умрау сөягенең рентген сүрәтен күрсәтте. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасында Айзирә Имамова яза.

«Соңгы айлар минем өчен бик авырлардан булды. Иңсәм каты авыртуга карамастан, алдан ук алынган мәҗлесләремне үткәреп чыктым.

Клиентларымны «подводить» итә алмадым», – дип уртаклашты ул.

Чыннан да, тамада Ралиф Ямалиевның мондый бәлага юлыкканын беркем дә диярлек белми калган. Хәлен белеп хәбәргә чыккач, «Күп кеше шаккатты, ничек шулай йөрдең, вәт синдәге ихтыяр көче дип, әллә ни кадәр кеше язды», – ди ул.

«Сезон башында – июнь аенда, егылып, умрау сөяген сындырдым. Авыртудан бигрәк заказ бирүчеләремне уйлап борчылдым. График тулы, ничек кичектереп бетерәсең?! Мәҗлес алдыннан да, мәҗлес ахырыннан да күп итеп авыртуны баса торган дарулар эчтем. Махсус корсет киеп эшләдем. Темпны бер дә киметмәдем, ничек моңа кадәр дәртле җырлап-биеп үткәргән булсам, шулай эшләдем. Табиблар, дөрес ялганмаса кире сындырасы була, дия торды...» – дип сөйләде ул.

Алып баручы кешегә бәхетсезлек очрагы турында алданрак әйтмәвенең дә сәбәбен әйтте. «Язылучыларым әле кичә куйгач та бик каты борчылды. 27се буласы юбилей заказчигы да «үткәрә алырсыңмы соң» дип язды. «Төзәлеп бетте инде, бар да яхшы», – дидем.

 

Ссылка на первоисточник
наверх