На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Россиядә югары белем бирү системасы үзгәрә – күчешнең сроклары билгеле булды

РФ Югары белем бирүнең яңа моделенә масштаблы күчү 2026-2027 елларда башланачак, дип хәбәр иткән РИА «Новости»га Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков. «Зур күчеш 2026-2027 елларда башланыр, дип планлаштырабыз. Һәм хәзер бездә бу модель турында тулы күзаллау формалашты. Безнең бурыч – хәзер норматив рәвештә зур эш башкару, чөнки анда федераль законнар дәрәҗәсендә күп кенә үзгәрешләр һәм яңа норматив хокукый актлар бар, аларны Министрлык та, хөкүмәт тә кабул итәргә тиеш», –диде министр.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Указы нигезендә югары белем бирүнең милли системасын камилләштерү гамәлгә ашырыла. 2023 елның маенда 6 университет (Мәскәү авиация институты, МИСиС фән һәм технологияләр университеты, Мәскәү педагогика дәүләт университеты, Балтыйк федераль университеты, Санкт-Петербург тау университеты һәм Томск дәүләт университеты) катнашкан пилот проекты старт алды.

«Пилот» кысаларында студентлар базалык югары белем һәм махсуслаштырылган югары белем алалар. Моннан тыш, аспирантура фәнни-педагогик һәм фәнни-тикшеренү кадрларын әзерләүгә юнәлдерелгән һөнәри белем бирүнең аерым бер төре булып тора.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх