На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Куркыныч видео: Мәскәүдә паркта йөргән дүрт кешене берьюлы яшен суга

Мәскәү янындагы Кубинка шәһәрендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында йөргән кешеләрне яшен суккан.

Яңгыр башлангач, Россия Кораллы көчләре Храмы каршындагы мәйданда йөргән кешеләр зонтларын ача. Яшен зонтка суга. Зонтны тоткан ир һәм аның янәшәсендә баручы тагын бер ир һәм ике хатын-кыз егыла. Ике ир дә авыр җәрәхәтләр ала.

«Ашыгыч ярдәм» килгәндә, берсе инде суламаган, дип хәбәр итә ТАСС. Ирләрнең берсенең баш сөяге һәм маңгае җәрәхәтләнгән. Яшеннән шулай ук янәшә барган ике хатын-кыз да каза күргән.

SHOT каналында чыккан видеода елаган тавыш ишетелә. «Мескеннәр. Кан! Коточкыч!» – дигән язылган.

Бераздан яшен суккан 67 яшьлек Николайның һәлак булуы билгеле булды. 1985 елгы Александрның башы бәрелгән, электротравма кичергән, 1985 елгы Татьянаның электротравма, 1961 елгы Ольганың – электротравма, гипертоник удар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх