На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

Руслан Кираметдинов Ильмираның гаепләүләренә җавап бирде

Кичә Ильмира Нәгыймова социаль челтәрләрдә элекке ире Руслан Кираметдиновка мөрәҗәгать иткән иде. Ул аны үзенә яла ягуда һәм балаларына булышмауда гаепләде. «Инде артыкка китте… Син бөтен чикләрне узасың. Миңа яла якканчы, чын ир-атларча балаларыңа булышыр идең. Мин, гомумән, шокта. Дәвалан!» – диде ул Русланга.

  • Ильмира Нәгыймова Руслан Кираметдиновка мөрәҗәгать итте: «Миңа яла якканчы… »

Әлеге сүзләргә Руслан да битараф калмаган. Ул бүген Ильмирага җавап итеп, видеомөрәҗәгать яздырды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге пар хәзер реаль тормышта бөтенләй аралашмый. Үпкә-рәнҗүләрен, әйтәсе сүзләрен бер-берсенә виртуаль дөнья аша гына җиткерәләр.

«Хәерле көннәр, дуслар. Мин шундый видео яздырырга уйладым. Яздырмыйча булмый. Инде 3 ел буена мин нәрсә генә ишетмәдем, ни генә күрмәдем. Нинди генә манипуляцияләр аша үтмәдем, әле дә үтәм.

«10 сорау» тапшыруы кысаларында миңа ике сорау бирделәр. Хәзер шуның өзекләре интернет челтәрләренә чыга башлады.

Беренче сорау алимент буенча иде. «Руслан, син алимент түлисеңме?» – дип сорадылар. Мин төгәл җавабымны кайтардым. «Алиментны түләр өчен, алиментка бирергә кирәк», – дидем. Анда бернинди дә: «Руслан, син балаларыңа булышасыңмы?» – дигән сорау булмады. Шуңа да, андый тапшырулар караганда, сорауларның мәгънәсен аңлап, дөрес фильтрлап, төгәл үз фикерләрегезне язсагыз иде.

Икенче сорау хыянәт турында иде. «Руслан, сиңа хыянәт иткәннәре бармы?» – диделәр. Мин үз фикеремне төгәл әйттем. «Булгандыр», – дидем. Булганын мин үзем генә беләм һәм барысын да үзем кичердем.

Ни өчен видеоны яздырырга уйладым? Монда балалар турында сүз китте бит инде. Кеше аклана башлады. Интернет челтәренә видеолар кертте. Мин монда алып бардым, тегендә алып бардым. Ә син балалар белән шөгыльләнмисең, балаларга булышмыйсың, туган көннәре белән котламыйсың, янәсе.

Нәрсә әйтәсем килә? Ничек шул дәрәҗәдә алдарга була икән дә, шулхәтле икейөзле булып була икән ул? Мин шуңа шаккатам. Ун ел торып, ике бала табып, бер тәлинкәдән ашап-эчеп, авыр моментларны бергә кичереп, ниндидер момент җиткәч, мине кнопкага басып «унитазга сливать» итеп була икән? Шуна әле дә аптырыйм.

Минем әйтәсем килә, нишләп әле ул директорга чакырганнарын, кызыбыз чирләгәч ( колагыннан кан китеп) хастаханәләргә алып барганны, әтиләре бөтен әйберне хәл иткәнне, хастаханәгә яткырганны сөйләми? Чөнки ул кешегә «невыгодно» алай сөйләргә, берничек тә «невыгодно». Шундый хәлләр булгач, хастаханәгә килеп, палатага кереп, сторислар төшереп, кеше ышандырып «менә мин баламны карыйм» дип керткән иде. Мондый әйберләр йөрәккә мең пычак булып кадалды. Мин ул вакытта сүзсез калдым.

Сез, дуслар, белмисез безнең тормышта нәрсәләр булганын. Ышанасыз бары тик интернет челтәренә генә! Интернетта теләсә-нәрсә күрсәтеп, теләсә-нәрсә язып була.

Мин әйтә алмыйм фикерләрегезне калдырмагыз дип. Әмма эчемдә ниләр булуын үзем генә беләм.

Ә балалар буенча нинди манипуляцияләр кичерәм. Балаларның телефоннарын блокировать итә, мин аларга шалтырата алмыйм. Балаларны туган көннәре белән котламый, ди. Туган көннәрендә мин шалтыратам кызым белән улыма, ләкин аларга чыга алмыйм. Юри блокировкага куя. Ә аннан соң Руслан безгә булышмый, балаларны карашмый дип сөйли.

Нинди генә комментарийлар күрмәдем. «Мужик башың белән балаларыңнын әнисен сөйләп утырасың», - диләр.

Сезгә сорау бирим әле. 3 ел буе балаларының әтисен бөтен халык алдында пычракка батырырга ярыймы икән соң?

Нәрсәләр генә ишетмәдем. Кыйнаган, суккан дип, нәрсәләр генә сөйләмәде. Сез дөрес дип саныйсызмы шулай балаларының әтиләрен бөтен халык алдында оятка калдыруны? Әллә нинди видеолар чыгарып, фотолар куеп. Мин моны бернинди рамкаларга да сыймый дип саныйм.

Кыскача гына сөйләп үттем. Сөйләр сүзем бик күп, тик барысын да сөйләп бетереп булмый. Сөйли башласам, чәчләрегез агарыр дип куркам. Бер-берегезне саклап һәм аңлап яшәгез», – дигән Руслан.

Җырчы үзенең әлеге җавабыннан соң, Ильмира балаларны үзенә каршы котырта башламагае дип тә шикләнә.

«Ул инде аклана башлар, баларны котыртып теләсә-нәрсә әйттерер. Мин инде аны беләм, беренче тапкыр гына түгел. Балалар аның белән торгач, каршы килә алмыйлар. Шуның өчен бу хәлләрнең бетәсе юк әле. Барысы да алда. Балаларны котыртып, видеолар төшерәчәк, әйтте диярсез, шулай булачак», - дигән Руслан.

 

Ссылка на первоисточник
наверх