На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Нинди витаминнар җитмәгәндә баллы ризык ашыйсы килә?

Конфетлар һәм башка баллы әйберләр ашыйсы килү организмда витаминнар һәм минераллар җитмәүне аңлатырга мөмкин. Бу хакта табиб эндокринолог, диетолог, психолог Антон Поляков сөйләде дип яза «Аргументы и Факты» газетасы.

«Баллы ризыкка тартылуның берничә аңлатмасы бар. Бу углеводлар алмашы бозылуга, ягъни инсулинорезистентлык һәм шикәр диабетына бәйле булырга мөмкин», – дип сөйләгән табиб.

Аның сүзләренчә, баллыга тартылу хроник стресс киеренкелеге һәм балачактан ук конфет ашап тынычлану билгесе дә булырга мөмкин.

Тормышка аша алмаган ихтыяҗлар һәм теләкләр, гомуми хәлсезлек һәм йончу да еш кына баллыга тартылуга яшеренергә мөмкин. Бу очракларда конфет ашап кую - алга таба эшләп китү теләге барлыкка китерү теләге.

«Организмга магний, хром һәм башка витамин сыман матдәләр җитмәгәндә дә баллыга тартылу була», – дип сөйләгән белгеч.

 

Ссылка на первоисточник
наверх