На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

Рөстәм Миңнеханов Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итү көне белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын, кунакларын һәм читтә яшәүче татарларны Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам динен кабул итү көне белән котлады.

Сезне Татарстан тарихында һәм күпмилләтле Ватаныбызның мөселман өммәте тормышында күренекле дата – Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көне уңаеннан котлыйм.

922 елда борынгы бабаларыбыз тарафыннан киләчәк үсеш өчен хәлиткеч карар кабул ителде. Алга таба унбер гасыр буена халкыбыз, иман ныклыгы белән һәм традицион рухи хәзинәләребезгә тугрылык саклап, зур тарихи юл узды.

Чорлар дәвамында ислам цивилизациясе үсешендә Болгар мөһим урын тотты, мәшһүр дин галимнәрен үзенә җәлеп итеп торды, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге булды. Дәүләтнең, дини һәм иҗтимагый оешмаларның, битараф булмаган кешеләрнең уртак тырышлыгы белән торгызылган, тиңе булмаган рухи һәм мәдәни-тарихи мәркәзгә әверелгән бу изге җиргә хәзер элеккеге мәгърурлыгы кире кайтарылды.

Бу көннәрдә Татарстанда уздырыла торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» икътисадый форумы, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме утырышы һәм Татар дин әһелләренең бөтенроссия форумы кебек абруйлы халыкара һәм гомумдәүләт күләмендәге чаралар билгеләп үтелә торган әлеге вакыйганың зур әһәмияткә ия булуын раслый.

Мөселман өммәтенең, барлык күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге Татарстанның һәм гомумән Россия Федерациясенең тотрыклылыгына һәм иминлегенә нигез хезмәтен үти дип икеләнмичә әйтә алам.

Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул ителү көнен бәйрәм итү быел да игелекле һәм шәфкатьле гамәлләр, күркәм эшләр белән истәлекле булыр дип ышанам.

Ихлас йөрәктән сезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык һәм муллык телим! Һәрберебезгә Аллаһның рәхмәте насыйп булсын! – диелә котлауда.

 

Ссылка на первоисточник
наверх