Чаллыда яшәүче Зөлфия һәм Риф Хәйдәровлар гаиләсенә 12 ел көткәннән соң әти-әни булу бәхете килгән. «Балага уза алмау» диагнозы һәм унынычы тапкыр ЭКО ясаткач, Зөлфия бәби тапкан
Уллары Даниярга күптән түгел бер ай тулган. Тансык сабыйлары туганчы нинди юл узарга туры килгәнен Зөлфия «Челнинские известия» газетасына сөйләгән.
Кайбер табиблар көтәргә, ә кайберләре им-томчыларга барырга тәкъдим иткән
«Минем әни булганчы узган юлым тулы бер гомер кебек тоела. Бу чынга ашмастай хыял кебек иде: миңа 41, иремә 47 яшь. Без һәр нәрсәнең үз вакыты икәнен аңладык. Ышанырга кирәк, кул кушырып утырырга ярамый, ә юлларын эзләргә кирәк», – дип сөйли Зөлфия.
Зөлфия булачак ире белән дус кызының туенда таныша: ул кәләшнең бертуган абыйсы була. Алар бары тик өч елдан соң гына кабат очраша: Зөлфиянең ноутбугы ватыла, ә Риф аңа ярдәмгә килә. Шушы очрашудан соң алар бергә – 2020 елның 19 июнендә туй уздыралар, ә быел аларны матур дата – бәллүр туйлары көтә.
«Мин балаларны бик яратам һәм гаиләбезнең педагоглар династиясен дәвам итәм – башлангыч сыйныфлар укытучысы һөнәрен сайладым. Өч балам булачак дип хыялландым. Әмма беренче баланы бик озак көтәргә туры килде», - дип уртаклаша Зөлфия.
Ир белән хатын бер ел бергә яшәгәннән соң бала табарга уйлый, тик барып чыкмый. 2012 елда алар табибларга мөрәҗәгать итә һәм 12 ел дәвамында аларга «балага уза алмау» диагнозы куеп киләләр. Бетмәс-төкәнмәс анализлар, гормоннар, УЗИ... Аларны: «Планлаштырыгыз, барысы да килеп чыгар», дип тынычландыралар, ә еллар бер-бер артлы уза тора.
Зөлфиянең хезмәттәше ЭКО ярдәмендә кыз бала таба, аңа да шушы процедураны эшләргә тәкъдим итә.
Ир белән хатын шундук ризалаша һәм барысы да беренче тапкырдан килеп чыгар дип улый. Беренче процедура уңышсыз төгәлләнгәннән соң, табиблар: «Киләсе циклда ял итегез, соңыннан кабат ЭКО ясарга була, сезнең әле якынча 43 яшькә кадәр вакытыгыз бар», дип тынычландыра. Кайбер табиблар балалар йортыннан сабый алырга яки им-томчы әбигә барып карарга тәкъдим итә. Зөлфия елап, догалар укып, Аллаһтан сау-сәламәт бала бирүен сораганын сөйли.«Бу бик яхшы автомобиль бәясе»
«Ун тапкыр ЭКО ясатырга туры килде. Ике тапкыр бушлай ясадылар, калганнар барысы да түләүле, ирем әйтмешли, бу бик яхшы автомобиль бәясенә чыкты. Миңа эмбрион утырткан саен: «Алар әйбәт, сыйфатлы» дип әйттеләр. Әмма имплантация (эмбрионның берегүе) барып чыкмады һәм аның сәбәбе дә ачыкланмады, бары тик тәҗрибәле гематологка мөрәҗәгать иткәч кенә сәбәбен белдем. Кан сыек булу аркасында барып чыкмаган. Гадәттә, киресенчә була: кан куе була һәм аны сыегайталар. Дөрес күрсәтмәләр нәтиҗә бирде – узган елда миңа ике эмбрион утырттылар һәм шуларның берсе берегеп китте», – дип искә ала Зөлфия.
Сер түгел, чыгымнар бик күп була. Ял итәргә дә бармыйлар, акча җыеп аны ЭКОга тоталар. Әле өстәвенә, йорт та төзиләр. Аңа кадәр ир белән хатын социаль ипотекага алынган бер бүлмәле фатирда яшәгән. Ә төзелеш бераз онытылып торырга булышкан. Зөлфия сөйләвенчә, ул бакчада ял итә, чәчәкләр утыртырга, декоратив куаклар үстерергә ярата икән. Уңышсыз ЭКОлардан соң ир белән хатын 2018 елда җиргә күченергә, табигатькә якынрак булырга карар кыла. Зөлфия эш урыны алыштыра. Бу үзгәрешләр барысы да яхшыга дигән өмет җылытып тора аларны.
«Ирем икәү генә яшәрбез дип тынычландырды...»
Зарыгып көткән йөклелек җиңел уза, бары тик беренче триместрда гына Зөлфия Чаллы клиникасында саклануда ята. Икенче скринингта малай буласын белә. Сабый 3 260 килограмм, 52 сантиметр булып туа. Аңа Данияр дип кушалар, бу исем «белемле, акыллы» дигәнне аңлата.
Уңышлы ЭКО процедурасы алдыннан Зөлфия төш күрә. Ул ашатып, салкыннан саклап йөргән эт ике көчек таба икән. Төш юрау китабында бу – ишәюгә диелгән була. Чыннан да, төш рас килә.
«Әти-әни безнең өчен бик борчылды, мине кызгандылар – никадәр процедура узарга туры килде бит. Ә мин аларны тынычландырып тордым: хәзер медицина көчле, ЭКО алдыннан тикшерәләр, каршы күрсәтмәләр булмау турында терапевттан белешмә кирәк, дидем. Минемчә, бу яхшы да, тар белгечлек табибларына бөтен кеше дә даими йөрми бит», – дип сөйли Зөлфия.
Зөлфиягә бу бәхетне көтеп алырга холкы, хезмәттәшләренең аңлавы ярдәм итә, чөнки еш кына эштән сорап китәргә туры килә аңа. Тик иң мөһиме дип ул иреннән уңуын саный.
«Риф миңа гел таяныч булды, тынычландырды, ә хәзер минем белән горурлана: «Син молодец, улыбыз туу – 90 процентка синең тырышлык», ди. Әгәр ике кеше арасында ниндидер бәйләнеш бар икән, мәхәббәт шушы инде, алар бөтен авырлыкны да бергә уза, бер-берсен ташламый. Ирем гел минем белән килеште, бервакытта да арыдым, беркая да бармыйм, анализлар бирмим дип әйткәне булмады. Табибларның терәк-таяныч булуы, ирем белән террасада утырып, сөйләшүләр, күңел бушатулар, яраткан эшем – бала көтеп узган елларымны җиңәргә булышты.
Уллыкка бала алу турында уйлар булмады микән?
Сүзгә Риф кушылды.
«Безнең мондый теләк булмады, ә минем «барып чыкмаса, берни эшләп булмый, икә генә яшәрбез», дигән сүзләремә каршы хатыным нык торды: «Безнең үз балабыз булачак! Күпме кирәк, шулкадәр тырышачакбыз», диде. Мин аның тәвәкәллегенә, ышанычына таң калам, мин гел аны хуплап тордым», – дип сөйләде Риф.
«Улымның беренче елау тавышын ишеткәч һәм аны күргәч, елап җибәрдем. Аллаһка, табибларга рәхмәт укыдым, алар хәтта миңа иремә шалтыратырга да рөхсәт итте. Улымны кулга алгач: «Мин чынлап та әни булдыммыни? Сау-сәламәт бул һәм безне бәхетле ит», дидем», – дип сөйли Зөлфия.
Свежие комментарии