Мәскәү өлкәсендә Куровское бистәсендә агач йортта янгында биш бала һәлак булган, әниләре пешкән, аны хастаханәгә китергәннәр. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.
«Биш бала мәете табылды, иң кечкенәсенә 2 ай, олысына 17 яшь. Әниләре пешкән, аны шәһәр хастаханәсенә китерделәр», – дигәннәр ведомствода.
Җинаять эше ачылган. Янгын сәбәпләре әлегә ачыкланмаган.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии