Алексеевский районының Речное авылында питбайкта йөрүче үсмер 3 кыз баланы бәрдергән. Бу турыда «Татарстан 24» каналы район башлыгы Сергей Демидовка сылтама белән хәбәр итте.
16 яшьлек кыз җитди имгәнгән.
Сергей Демидов телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, питбайк белән идарә итүче – балигъ булмаган яшьтәге үсмер, ул гомуми кулланылыштагы юлдан бар, зур тизлектә килгән килеш җәяүлеләр төркеменә бәрелә.
16 яшьлек кыз күбрәк имгәнә, анда җитди травмалар бар.Район башлыгы ата-аналарны балаларга куркыныч мототехника алмаска өнди.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии