На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Бәйрәм табыныннан соң, кызлар клубка китә, алар кайтканда, егетләре үлгән була

Екатеринбургта элиталы йортта сәер үлемне полиция хезмәткәрләре тикшерә. Биредә берьюлы 2 ир-ат үлгән, алар белән булган кызлар урамга йөрергә чыгып киткән булган. 2 ир-ат мәетен 26 гыйнварда тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фатирда Анастасия С. яши, ул биредә билгеле кунакханә идарәчесе булып эшли.

Мәрхүмнәрнең берсе – аның белән яши торган 30 яшьлек Михаил. 25 гыйнварда кич белән алар Анастасиянең 23 яшьлек дус кызы – банк топ-менеджерын һәм аның 28 яшьлек егетен чакыралар. Тыныч кына утыралар, күршеләр зарланмый.

Хуҗабикә полициягә сөйләгәнчә, алар дүртәү хәмер эчә. Кичке 11 тирәсендә кисәк кенә ир-атларның хәле китә, урынга «ашыгыч ярдәм» килә. Алар агуланган булып чыга. Фельдшер, ниндидер наркотик, дип фаразлый, ләкин фатирда шикле әйбер күрми.

Ир-атларга хастаханәгә барырга тәкъдим итәләр, тик алар ризалашмый. Ир-атлар өйдә кала, кызлар исә бәйрәмне клубта дәвам итәргә чыгып китә. Алар төн урталарында фатирдан китә, иртән 8.30 сәгатьтә кайталар.

Алар кайтканда, 2 ир-ат та үлгән була. Берсе – кунак бүлмәсендә, икенчесе йокы бүлмәсендә ята. Урынга «ашыгыч ярдәм» белән полиция килә. Алар фатирда тапкан порошокны ни икәнен экспертлар ачыклаячак. Төп версия – наркотиклар булып кала, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх