На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Кызыма шалтыраттым, «ул үлде», диделәр». Яшь кыз авыр сулаган да егылып үлгән

12 июльдә Екатеринбургта 17 яшьлек кыз подъезд янында егыла да үлә. Ул дизайн һәм сервис техникумында укыган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Светлана (исеме үзгәртелә) әнисенә супермаркетта ярдәм итә. Кичке дүртләр тирәсендә ул такси чакыра һәм өйгә кайтырга җыена. Өйдә сеңлесе көтеп тора.

Кыз «Киа Рио» машинасында кайта, 10 метр чамасы узгач, подъезд янында авыр итеп сулый да егыла. Аннары берничә минут хәрәкәтсез ята. Домофон язмасыннан ишетелгәнчә, Светлана ярдәм сорап кычкырмакчы була. 5 минут узгач аны бер ир-ат табып ала, ул ашыгыч ярдәм чакыра. Табиблар килгәндә кыз үлгән була инде.

Кызның үлеме сәбәбе бер айдан соң гына билгеле булачак. Анасы сүзләренчә, быел җәен Светлана уку урынын алмаштырып, техникумга керергә җыенган.

«Эштән кайтып килә иде. Миңа кибеттә ярдәм итте, товарларны киштәгә тезде. Өйгә кадәр такси чакырды. Аннары кече кызым шалтыратып, апасы кайтмвын әйтте. Мин аңа шалтыраттым, миңа «ул үлде» диделәр. Балаң үлүен телефоннан әйтергә ярыймы инде? Йөрәк дип шикләнәләр», – ди әни кеше.

Ссылка на первоисточник
наверх