На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Жанна Хөсәенова, этләр талавын әйтеп, коткару хезмәтенә шалтыраткан булган

KazanFirst хәбәр итүенчә, Казанның Самосырово бистәсендә яшәгән Жанна Хөсәенова (Гыйбадуллина) этләр талавын хәбәр итеп, коткару хезмәтенә шалтыраткан булган. Кибеттә кассир булып эшләгән 48 яшьлек хатын эшкә барганда, юлны кыскартыр өчен, промбаза аша уза. Аның белән элемтәне югалткач, ире полициягә, коткаручыларга хәбәр итә.

Хатынның этләр талаган, кайбер өлешләре ашалган мәетен кичке дүртләрдә табып алалар. Хәзер инде Жанна, этләр һөҗүм иткәч, алардан котылыр өчен бер чокыр аша сикереп, басуга таба чапкан һәм аны этләр шунда куып җиткән дип фаразлыйлар. Казанда этләр талап үтергән дип фаразланган хатын-кызның телефонын тапмаганнар

KazanFirst хатынның коткару хезмәтенә (112 хезмәте) шалтыраткан сөйләшүен чыгарган.

Оператор: — Нәрсә булды?

Жанна: — Миңа этләр һөҗүм итте (алга таба ишетелми).

Оператор: — Нәрсәгез яна?

Жанна: – Миңа этләр һөҗүм итте, алар күп!

Оператор: — Мунчагыз янамы?

Жанна: — Этләр һөҗүм итте, ярдәм итегез! (Хатын берничә тапкыр «Помогите!» дип кычкыра, этләр өргән тавыш ишетелә).

Оператор: — Сез кайда?

Жанна: — Промбаза янында, ярдәм итегез!

Оператор: — Кайсы шәһәр?

Жанна: — Казан, ярдәм итегез миңа, ярдәм итегез! (элемтә өзелә).

Җирле халык промбаза хуҗасы этләрне ашатып тота дип, аның хуҗасы Иосиф Лифшицны гаепли. Аның базасында берничә дистә эт яши икән. Иосиф Лифшиц исә үз этләренең әйбәт булуын әйткән, «бистәдә ниндидер чит этләр бар», дигән. Полиция Лифшиц базасындагы этләрне йоклатып, экспертизага алып киткән.

Иосиф Лифшиц үзенең 15 эте булуын әйткән. Ул контейнерларны арендага бирү белән шөгыльләнә. Былтыр Иосиф Лифшиц 9,5 миллион сум табыш алган.

Лифшицның этләрен экспертизага алып китәләр

Фото: ©

База директоры Иосиф Лифшиц

Фото: ©

Жанна югалгач, волонтерлар тараткан банер

Фото: ©

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх