На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Утырып чыккан җинаятьче Зирекле авылында күрше карчыгына пычак белән ташланган

Татарстанның Яңа Чишмә районы Зирекле авылында рецидивист җинаятьче күрше карчыгына һөҗүм иткән, дип яза «Mash Iptash» каналы.

Авыл халкы Ринатны яхшы белә. Ул кеше сәламәтлегенә җитди зыян салган, урлаган, талаган өчен барлыгы 16 ел төрмәдә утырып чыккан. Кайвакыт вак-төяк нәрсәләр урлаштырып йөргән, тик беркем дә полициягә мөрәҗәгать итмәгән.

Гөлсем әби, аны-моны уйлап тормыйча, Ринатны бакчада түтәлләр өяргә чакырган була.

Әби сөйләгәнчә, ул шимбә өендә булган, ишеген бикләмәгән. Ринат көтмәгәндә килеп керә: исерек була, «үтерәм!» дип яный башлый. Ахыр чиктә, әбинең кулын пычак белән җәрәхәтли. Гөлсем әби качарга тели, тик күрше хатынына гына шалтыратып (телефоны кесәсендә була) өлгерә. Шул арада Ринат әбигә якынрак килә һәм битенә сугып җибәрә.

Әбине коткарырга килүчене күргәч, шунда ук кача. Хәзер ул полициядә. Гөлсем әбинең дә хәле яхшы, әмма ул туганнары янына китәргә теләми: каралты-курасы, бигрәк тә кош-кортлары өчен борчыла.

Ссылка на первоисточник
наверх