- Әйе, шулай. Терсәкләремдә – сулы шешләр бихисап... Ашыгыч ярдәм машинасы килгән иде, 2 дәрәҗә пешү, диләр.
Госпитализациядән баш тарттым. Исән калган малларны хәстәрләргә кирәк, сыерларны саварга. Сыерларымның барысы да – 26 башы да исән-имин. Сөт саву аппаратым да янган иде. Бер кибет тотучы танышым шундый аппаратны бушлай бирде.
- Якыннарыгыз ярдәм итәме?
- Эшчеләрем юк. Балалар мөмкинлекләреннән чыгып ярдәм күрсәтәләр. Хатыным авырып вафат булды. Хуҗалык эшләрендә миңа бергә яшәгән хатын ярдәм итә.
Янгыннан малларын коткарганда фермер үзе дә пешкән: «Сарыклар яктылыкка дип утка йөгерде» https://intertat.tatar/news/yangynnan-mallaryn-kotkarganda-fermer-uze-da-peskan-saryklar-yaktylykka-dip-utka-iogerde-5865707
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии