На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Җырчы Рәфис Кәлимуллинны, урлауда шикләнеп, сәүдә үзәгеннән чыгармаганнар

Җырчы Рәфис Кәлимуллин кичен Казанның сәүдә үзәкләренең берсенә килгән. Әмма тиз генә кайтып китә алмаган, чөнки аны урлауда шикләнеп, «Иминлек сагы» бүлмәсенә керүен сораганнар. Видеода күренгәнчә, хәтта бер хезмәткәр ишекне эчке яктан тотып тора.

«Без нәрсәдер урлаган, дип уйлыйлар. Продуктлар алдык, безгә шушы бүлмәгә керергә куштылар.

Таба алмыйлар әле. Бүген уразага кердем. Шундый изге айда урлаудан башлау яхшы түгел инде», – дип сөйли җырчы уенын-чынын кушып.

«Син берәр нәрсә урламадыңмы?» – дип сорый ул, шаяртып, үзе белән булган ханымнан.

Аннары, кабат исәпләүләрдән соң, сәүдә үзәге хезмәткәрләре ялгышкан булып чыга. Җырчы аларга үпкәләмәгән, «була инде, техник төзексезлек» дип кенә әйтеп куя.

 

Ссылка на первоисточник
наверх