На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Шыр ялангач кыз танкка буяу сиптергән: аны 5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Барнаулда булган гаҗәп очрак турында «Известия» яза. Шыр ялангач кыз шәһәр уртасындагы Т-34 танкына менә һәм аңа кызыл буяу сиптерә. Кызны полиция тоткарлый. «Әй, карачкы, монда кил!» – диләр кызга. Әмма кыз танктан төшмичә генә: «Кил. Нәрсә кирәк?» – дип сорый. Кызны тоткарлый башлагач, ул үзен тотмаска куша, кием сорый.

Кызны полиция бүлегенә алып килеп япканнар. Фотодан аңлашылганча, аның киеме юк, өстенә ниндидер япма ыргытканнар. Бу кызга 24 яшь икәне хәбәр ителә. Хәзер җинаять эше кузгатылган. Кыз Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәлләргә зыян китерү маддәсе (243.4 маддә, 2 өлеш, «б») гаепләнә.

Кызга 2 миллионнан алып 5 миллион сумга кадәр штраф, 5 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Әмма башта экспертиза үткәреләчәк – кызның ни рәвешле бу гамәлне кылганыннан чыгып, аңа психиатрик экспертиза үткәреләчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх