На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Бишесе дә пешкән». Ир-ат элеккеге хатынын һәм дүрт баланы тереләй яндырырга маташкан

Иркутск өлкәсендә яшәүче ир-ат элеккеге хатынын һәм 4 баланы тереләй яндырып үтерергә маташкан. Аңа карата җинаять эше ачылган. Бу турыда РЕН ТВ Тикшерү комитетына сылтама белән хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, әлеге хәл Балаганск бистәсендә була. Шәхси йортта ир-ат элеккеге хатыны белән талаша. Аннары ир-ат бензин салынган канистра ала һәм бүлмәдә идәнгә сибеп, ут төртә.

Ир-ат үзе чыгып кача.

Хатын-кыз 4 баласын чак кына коткарып кала. Алар бергә өйдән чыга һәм экстрен хезмәтләр чакыра. Бишесе дә пешкән, аларны хастаханәгә салганнар.

Ир-ат тоткарланган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх