
Кәрим Тинчурин театры бинасында әле 2 ай элек кенә гөрләп Салават Фәтхетдинов концертлары узды. Татарстанның халык артисты Филүс Каһиров та 19 нчы концерт сезонын бу бинада башлап җибәрде. “Интерат” хәбәрчесе концертта булып кайтты.
Әле август аенда гына Филүс Каһиров Бауман урамында «Мирас» инстурменталь ансамбле белән берлектә концерт куйган иде.
Анда ул тамашачыларын октябрьдә булачак концертларына чакырды. Шул вакытта ук концертка, һичшиксез, барырга кирәк булыр, дип уйлаган идем. Менә инде бу көн килеп җитте, үтеп тә китте.Залдагы тамашачыларны күзәтеп, Филүс Каһировны олысы да, кечесе дә яратып тыңлый икән нәтиҗәгә килдем. Үзем дә аның иҗаты белән балачактан таныш, тик солный концертына беренче килүем.

Халык артисты нинди булырга тиеш дигән сорауны бирсәләр, мин Филүс Каһиров кебек дип җавап бирер идем. Үзе ачык йөзле, чыннан да халыкка якын бит. Бауман урамында куелган концертыннан соң да, ул янына килгән һәр тыңлаучысы белән аралашып, фотога төшкәнен күргән идем. Тыңлаучыларына ихтирам дип атала бу. Концерт программасына да тамашачылары сораган җырларны туплаган, хәтта ут куелышы да гаҗәеп матур тамашаны карарга комачау итмәслек итеп эшләнгән иде. Алайса, кайбер концертларда утларның яктылыгыннан җырчыларның йөзләренә дә карап булмый, тавыш та башка «каба». Моңа барлык җырчылар да игътибар бирсен иде.
Концерт программасына да тукталып китим. Уен коралларына тере тавыш белән башкарылган җырлар, гомумән, башка дәрәҗә инде ул. Күпме халыкны җыеп, мондый сыйфатлы, һәр бөртегенә кадәр уйланылган концертны әле күргәнем юк иде.
Чын әйтәм, барысы да «шома» барды.
Филүс Каһиров концертын «Сиңа килдем, иркәм» җыры белән башлап җибәрде. Җырчыны күрүгә зал «ду» килеп алкышлады.
Филүс Каһиров башта «Мирас» ансамблендәге музыкантлар белән таныштырды, аннары үзенең беренче концерт мизгелләрен искә алды.
Менә 19 ел үтмәгән дә сыман. Тәүге концертым да шушы залда булган иде. Шул ук дулкынлану, җаваплылык хисе тоям.
Беренче концертымны куйганда, Казан тамашачысы алдына чыгып, ничек концерт куярмын, дип уйлап борчылган идем. Әле бит шуңа өстәп, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев та килгән иде. Аны белгәч, бигрәк коелып төштем инде. Сәгать җиде тулды, концерт һаман башланмый. Мин: «Нигә концерт башланмый?» – дим, миңа: «Хәзер,хәзер», диләр. Залда утырган Минтимер Шәймиев та нигә концерт башланмавы белән кызыксына икән. Аңа: «Әле ярты гына зал шул», дип җавап биргәннәр. Минтимер Шәрип улы «Билетлар салытып бетмәгәнме? Әйткән булса, ярдәм иткән булыр идем», дигән. Аңа: «Урамда бөкеләр шул, килеп җитә алмый тамашачы», дигәннәр. Шул вакытта Минтимер Шәймиев: «Нинди бөке булсын, мин килгәндә бернинди дә бөке юк иде», дип җавап кайтарган булган», – дип хатирәләре белән бүлеште җырчы.

Концертка Салават Фәтхетдинов, Альфред Якшимбетов та килгән иде. Филүс Каһиров «Соңдыр шул» җырын башкаргач, бу җырны аңа Салават абый җырларга тәкъдим итүен әйтте.
Барыбер бу җырны башкарырга Салават абыйдан кабат рөхсәт сорадым әле. Дөресен әйткәндә, бу шулай эшләнергә, җырның беренче башкаручысыннан сорлырга тиеш. Салават абый үзе дә бит «Уфтанма» җырын Элвин Грейдан сорап җырлады. Гомумән, Салават абый миңа “Минем теләсә кайсы җырымны алып җырласаң да мин каршы түгел, «я буду только рад», диде – дип шаяртты җырчы.
Бигрәк сабый җанлы Филүс абый. Аңа бер нәни тамашачысы: «Миннән сиңа бүләккә каз, ә синнән миңа уенчык эт», дип язган булган. Бу бала әнисе белән сәхнәгә чыгып, җырчыга күчтәнәчен тапшырды да, Филүс абый аңа уенчык зур йомшак эт бүләк итте.

Концертта моңсу да, сикереп биетерлек җырлар да яңгырады. Профессиональ җырчының репертуарында шулай булырга тиеш, дип уйлыйм. Филүс Каһиров тамашачысы һәр җырын күңел аша үткәреп, җырдагы хисләрне кичерерлек итеп башкарды.
Ямьле кичәне үзенең матур җырлары белән Татарстанның атказанган артисты Илгиз Мөхетдинов тагын да бизәде. Тавышы, харизмасы – бар яктан да килгән үзе. Филүс Каһиров белән охшаш тавыш үзенчәлекләре дә бар. Аны халык бик ярата. Казанда сольный концерты була калса, ике дә уйламый барыр идем. Илгиз, концерт куя калсаң, чакыр, яме?!
Концертның икенче өлешендә чит телдәге җырлар да яңгырады. Илгиз Мөхетдинов, Руслан Сафин аларны бик шәп итеп башкарды. Ул рус телендәге җырларны башкарганда ник татарча акцентлары сизелсен?! Аларда ул бөтенләй юк бугай... Филүс Каһиров үзе дә тамашачыларга рус телендә «Луч солнца золотого» җырын бүләк итте.
Бу концертның «шартлаткычы» - Филүс Каһиров, Илгиз Мөхетдинов, Руслан Сафинның «Әкълимә» җырың башкаруы булды. Руслан Сафин бу үз өлешен аеручы хисләнеп башкарды.
Ретро җырны рэп белән берләштереп, Филүс Каһиров танылган рэпер Шәкүр белән «Бик еракта идек без» җырын җырлады. Шәкүрнең «Миндә ага татар каны! Бу – азатлык тамгасы» юлларын ишеткәч, аеручы каз тәннәре чыкты. Искиткеч тандем.
Барыбызга да таныш, җырчының иң популяр «Чаба поезд, чаба», «Киек каз юллары», «Җиз кыңгырау моңнары» җырлары концертның азагында яңгырады. Ахырдан зал басып, җырчыны җылы алкышларга күмде.

Мөмкинлегем булса, бу концертка кабат-кабат барыр идем. Күпме карасаң да, карап туймаслык булды бу. Филүс Каһировка, «Мирас» ансамбленә, һәм барлык катнашкан җырчыларга, концерт директоры Эльмира Каһировага «афәрин» генә диясе килә. Ярымшарә биючеле, кыланчык музыкантлы җырчыларның концертларында күп йөреп туйганнан соң, Филүс абыйның чыннан да сыйфатлы, югары дәрәҗәдәге тамашасын күреп, ял итеп кайта алуыма шат булдым.

Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии