На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Ришат Фазлыйәхмәтовның клибында «Интертат»ның элеккеге журналисты катнашкан

Ришат Фазлыйәхмәтовның «Гафу итә белик» җырына клибы чыкты. Җырның авторлары – Ришат Шәйхетдинов һәм Рөстәм Закуан.

Клип ата-ана һәм балалар темасына багышланган. Анда «Интертат» электрон газетасының элеккеге журналисты Эльвира Шакирова катнашкан. Ул, әни буларак, кызын ачулана, аның мавыгуын – рәсем ясавын кабул итми.

Аннары кыз өйдән китә. Клип азагы гаиләдә аңлашу, бер-береңне гафу итү белән тәмамлана.

Җырчы клипны төшерүдә катнашкан барлык актерлар составына, оештыручыларга, төшерү төркеменә зур рәхмәтләрен белдерә.

«Гафу итә белик, ишетсәк тә

Күңелләргә тигән сүзләрне.

Гайбәтләрдән өстен кала белик,

Дуслар әйтмәс авыр сүзләрне.

Гафу итә белик, кайчакларда

Килмәсә дә бер сүз дәшәсе.

Шушы матур якты дөньяларда

Яшисе дә әле яшисе».

 

Ссылка на первоисточник
наверх