На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Цитруслы (лимон, әфлисун, мандарин) пирог рецепты

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан цитруслы (лимон, әфлисун, мандарин) пирогы рецептын тәкъдим итәбез.

Камыр өчен 1 стакан җылы сөт, 140 грамм атланмай, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 стакан каймак, 2 аш кашыгы майонез кирәк.

0,5 стакан суга 15 грамм коры чүпрә, 2 аш кашыгы шикәр комы салып болгатырга, пакет каплап куярга.

Ул бик тиз кабара. Барысын да кушарга, он салырга, соңыннан 1 аш кашыгы исле сыек май салып басарга. Камыр йомшаграк була, кулга да ябышмый.

Эчлек өчен лимон, әфлисун, мандарин – барысын да кайнар суга салып торырга. Аннары төшләрен алып блендер аша чыгарырга. Кәстрүлгә 1 стакан су, эчлекне, тәменчә шикәр комы салырга һәм газга 10 минутка (өстен каплап) куярга. Аннары 2 аш кашыгы крахмалны салкын суда болгатырга, эчлеккә салып болгатырга. Эчлек куергач, суытырга куярга.

Пирогны берничә катлы итеп ясарга.

Чәйләрегез тәмле булсын!

 

Ссылка на первоисточник
наверх