На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ике бала әнисе Айгөл коточкыч авариядә һәлак булган

Благовещенск — Павловка трассасында авариядә ике балалы 27 яшьлек хатын һәлак булган. Бу турыда https://newsbash.ru хәбәр итте.

21 яшьлек йөртүче ВАЗ-2114 машинасы белән идарәсен югалта. Машина юлдан чыгып китә һәм кырыйга төшеп әйләнеп каплана. Ике пассажир урында ук һәлак була.

Башкортстан буенча Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, 27 яшьлек хатын-кыз, 57 яшьлек ир-ат үлә, машина йөртүче һәм 26 яшьлек пассажир ир-ат имгәнә, аларны хастаханәгә салганнар.

Тикшерү эшләре бара.

«КП-Уфа» белешмәсе буенча, мәрхүмә хатын Айгөл исемле, аның ире Виктор да машинада була, ул исән кала. Өйдә аларны ике нәни кызы көтә, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх