Наро-Фоминск шәһәр округында юл һәлакәтендә балигъ булмаган яшьтәге 4 бала үлгән. Тикшерү эшләрен прокуратура контрольдә тота. Мәскәү өлкәсе прокуратурасы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, Апрелевка шәһәрендә Мартемьяново авылы янындагы юлда 5 июньдә кич белән җиңел машина йөртүчесе идарәсен югалта, юл кырыена төшеп китә һәм агачка бәрелә.

Машинада утыручы 4 кыз бала үлә, тагын 1 кыз имгәнә, аны хастаханәгә салганнар.

Тикшерүчеләр хәбәр иткәнчә, машина белән 21 яшьлек егет идарә итә, аның машина йөртү таныклыгы (правасы) юк.

Соңрак ачыкланган белешмә буенча, һәлак булучы кызларның икесенә 15 яшь, калган икесенә 16 һәм 13 яшь. Имгәнгән кызга 15 яшь.

Җинаять эше ачылган.

Свежие комментарии