На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Рафис Кәлимуллин Вадим Захаровка намазлык бүләк итмәкче булган

Җырчыларның тамашачы ролендә бер-берсенең концертларына йөрүе матур күренеш. Җырчы Рафис Кәлимуллин да дусты Вадим Захаровның Арчадагы концертын карарга килгән һәм, сәхнәгә чыгып, Вадим беркайчан да кулланмаячак бүләк алып килергә җыену хакында кызык итеп сөйләгән.

«Казандагы концертыңа бармадым, Арчага килдем, чөнки Арча халкын бик яратам.

Вадим, мин сиңа торт алып килдем, син бит диетада. Аннан, мин, кунакка барганда, бөтен җиргә намазлык алып бара торган идем», – дигән Рафис.

«Миңа да алып киләсең калган, төркемдә егетләр бар», – дип көлеп, бүлдергән аны Вадим.

«Мине тәртипле тормыш алып бара дип уйласыннар өчен, барысына да намазлык бирәм. Бу юлы да намазлык алдым да, тукта, минәйтәм, мин Вадимга кунакка барам бит. Бер биш секунд уйлап тордым да шаркылдап көлеп җибәрдем. Намазлык аңа нәрсәгә инде? Ул мине күрешкән саен чукындыра яза», – дип сөйләгән Рафис.

 

Ссылка на первоисточник
наверх