На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Казанда күп катлы йортта кечкенә балалар тәрәзә ачып уйнаган видео чыкты

Кичә Казанның Авиатөзелеш районы Беломорск урамында аздан гына фаҗига булмый калган. Кечкенә балалар күп катлы йортның 6нчы катындагы фатир тәрәзәсен ачып уйнаган. Бу видео мессенджерларда таралды.

«Балаларга 2 һәм 5 яшь тирәсе. Алар тәрәзә төбендә сикерәләр, бииләр, тәрәзәне ачып, ниндидер кәгазьләр аталар.

Мин кычкырам, әмма алар мине ишетми. Видеоны мәктәптәге чатларга җибәрдем», – дип борчылуын белдерә каршы йорт балконыннан видеога төшерүче.

Балаларның гомер өчен борчылучылар янгын сүндерүчеләрне дә чакырткан иде.

Ачыкланганча, балалар фатирда үзләре генә булган.

Бигрәк тә Яңа ел каникулларында балаларга игътибарлы булырга һәм олы кешеләр каравыннан башка фатирда яки йортта бикләп калдырмаска киңәш ителә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх