Ижевск шәһәрендәге предприятиегә Украина беспилотнигы һөҗүм иткән, һәлак булучылар һәм авыр яраланучылар бар. Бу турыда РИА Новости яза.
Удмуртия башлыгы Александр Бречалов телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, Ижевскида предприятиегә һөҗүмнән соң, корбаннар бар, аларга тиешле ярдәм күрсәтелә.
«Бик зур кызганычка, һәлак булучылар бар һәм авыр яраланучылар бар, хәзер аларга Ижевск хастаханәләрендә тиешле ярдәм күрсәтелә.
Зыян күрүчеләр белән психологлар эшли. Бөтен яңалыклар турында сезгә оператив хәбәр итәрмен», – ди ул.Удмуртия Сәламәтлек саклау министрлыгы Ижевскига БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләр турында белешмә буенча кайнар элемтә ачкан. Аларны беренче республика клиник хастаханәсенә китергәннәр.
Кайнар элемтә номеры: +7 (3412) 693510.
Александр Бречалов хәбәр иткәнчә, Ижевск предприятиесенә беспилотник һөҗүм иткәч, урынга оператив хезмәтләр килгән. Әлеге объектта янгын чыккан, анда янгын сүндерүчеләр эшли, дип яза РИА Новости.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии