На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Миләүшә Сабирова әбисе яныннан елап кайтып бара

Юмор остасы Данир Сабировның хатыны Миләүшә әбисенең хәлен белергә барган. Әбигә тиздән 90 яшь тула. Ул оныгына «онытам, хәтерем начарланды» дип әйтә.

«Сиңа бит 90 яшь тула, мин әле 34 яшемдә дә онытам», – ди Миләүшә һәм әбисен хәлләрен сорый.

«Хәлемне авыр дип әйтсәм дә инде, 90 җиткәндә шулай булыр инде ул.

Төнлә кайсы вакыт бик авырыйм, бик уңайсыз. Яшисе дә килми кайвакыт. Сезнең бөтенегезне искә алам да «калалар бит инде алар» дип куям. Барыбер булачак инде ул хәл. Бернишләтеп тә булмый», – дип моңсулана әбекәй.

Хәзерге вакытта аны әбине Миләүшәнең әтисе тәрбияли, әмма ул үзе дә авырып киткән. Икенче көнне әбинең дә хәле начарланган.

«Әбигә ашыгыч ярдәм чакырдым, тыны кысыла, үзен начар хис итә. 3 тапкыр шалтыраттым. 30 минут көтәм, бу вакытта нәрсә генә булмас, «бригада юк» диләр. Ничек инде юк, ашыгыч ярдәм станциясе дә якында гына. Бу җавапсызлык инде», – дип канәгатьсезлек белдерә Миләүшә.

Ашыгыч ярдәм килгән, әбигә укол билгеләгәннәр. Миләүшә әбисенә уколны үзе кадый. Көне буе якын кешесе өчен борчылган, талчыккан Миләүшә караңгы төшкәч кенә өенә кайтып бара, күзеннән яшь тәгәри.

 

Ссылка на первоисточник
наверх