На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Җырчы Ислам Кәлимуллин сөйгәненә тәкъдим ясаган

Яшь җырчы Ислам Кәлимуллин өйләнә! Ул сөйгәне Лилиягә тәкъдим ясаган. Истәлекле вакыйга бер кафеда булган. Башта Ислам Лилиягә бер кочак ал розалар бүләк итә. «Син яратканнары», – ди. Лилия бу чәчәкләрне гадәти бүләк дип уйлый, чын күңелдән сөенә, әмма эшнең кая таба барганын аңламый. Ислам исә сөйгәненә хисләрен ача:

«Хәтереңдәме, матурым, син миңа: «Очраша башлап, 3 көн үтүгә үк син киләчәктә минем ирем булачагыңны аңладым», – дигән идең. Баштарак миндә андый тоемлау булмады. Син беләсең, миңа вакыт кирәк. Бөтен карарларны да уйлап кабул итәм.

Ниһаять, ул көн килеп җитте. Синең һәрвакыт янәшәмдә булуыңны телим. Тормышыбызда авырлыклар да, шатлыклар да булыр. Авырлыкта да, җиңеллектә дә янәшәмдә булсаң иде. Син миңа кияүгә чыгарга ризамы, матурым?» – дип, Лилиягә йөзек суза.

Лилия шатлыктан күз яшьләрен тыеп тора алмый, сөйгәнен кочаклап ала, ризалыгын бирә.

Ислам Кәлимуллин Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшли. «Бул янымда», «Матурым», «Сөйгәнемә» җырлары аша яшьләргә яхшы таныш. Алия Төхвәтуллина-Карачурина белән яздырган «Тартыла» дуэты да соңгы вакытта бик популярлашып китте.

Лилия - Данир Сабиров төркемендә биюче. Башка артистлар белән дә хезмәттәшлек итә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх