На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Кыямәт көненә ышанмаска ярыймы?

«Хозур дин турында» телеграм-каналында Кыямәт көне турында ниләр белергә кирәклеген аңлаталар.

Нәрсә ул Кыямәт көне?

Аллаһы Тәгаләнең әмере буенча бу дөнья тормышы кайчандыр бетәчәк: җир, күк, кояш, барлык планета-йолдызлар, ягъни бар галәм бар булудан туктаячак. Барлык тереклек һәлак булачак, һәм Кыямәт көне башланачак.

Димәк, Кыямәт көне – ул бу дөньның бетүе, һәм Адәм галәйһиссәлләмнән башлап, соңгы сәгатькә кадәр яшәгән кешеләрнең терелеп (кубарылып) мәхшәр мәйданына җыелуы һәм кылган гамәлләре өчен Аллаһ каршында җавап бирүе.

Кемнәр җавап тотачак?

Җир йөзендә яшәгән, үз акылында булган, балигълык яшенә җиткән ирләр һәм хатыннар.

Кыямәт көненә ышанмаска ярыймы?

Юк. Бу көнгә ышану – иман нигезләренең берсе. Ахирәт тормышына, үлгәннән соң терелүгә, Кыямәт көненә ышанмаган кеше динсез була.

 

Ссылка на первоисточник
наверх