Юмор остасы, «Шәрапҗан» образын тудырган Рамил Шәрапов авырып киткән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.
«Нәрсә хәлегез? Яхшымы? Сез сизәсезме минем тавышыма нәрсә булган? Тавыш утырган, борын тыгылган. Ага, тама! Нәрсә эшләтергә тамак белән борынны? Миндәге чирнең чәчәк аткан вакыты.
Һава торышы да ятып кына тора торган. Юк, селкенергә кирәк. Эчтәге нормаль булмаган Рамил белән нормаль Рамил көрәшә. Кыскасы, уф!» – дип сөйли артист.Рамил Шәраповның тизрәк савыгуын һәм йөгереп йөрүен теләп калабыз!
Свежие комментарии