На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Махсус операциядә БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәенов истәлегенә спектакль куела

20-21 февральдә Уфаның Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында махсус хәрби операция сугышчыларына багышланган «Бер гомер җитми икән...» спектакленең премьерасы була. Ул журналист, язучы Мөнир Кунафинның әсәрләре буенча сәхнәләштерелә, дип хәбәр итә bashgazet.ru.

Мөнир Кунафин, хәбәрче буларак, махсус хәрби операция зонасына командировкага да барып кайткан.

Махсус операция зонасында БТР куып алып китеп танылган Фәнис Хөсәеновның туган ягында булып, анасы, туганнары, авылдашлары белән дә аралашкан. Күпсанлы язмалар язган.

«СВОда нәрсә күрдем, нәрсә кичердем – шуны яздым. Ышанып, тетрәнеп, хыялланып, елап яздым. Хәл-вакыйгалар, геройлар беренче карашка уйлап чыгарылган кебек булса да, аларны минем язмалардан табарга була. Халык батыры «безбашенный» Фәнис Хөсәеновны да, каһарман Илдар Суфияровны да, «Историк», «Шаман», «Боцман», «Иман», «Мырза», «Ханыч» һәм башка «брат»ларымны да танырга була. Миңа аларның һәрбере кадерле. Шуңа аңлап, алдашмый, кабартмый иҗат иттем», – дип язган Мөнир Кунафин.

  • Фәнис Хөсәеновның әнисе: «Кырыгын уздыргач, улым төшемә керде»
  • Украинада БТР куып алып киткән татар егете Фәнис: «Әни безне өйдә качып ятарга тапмаган»

 

Ссылка на первоисточник
наверх