На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Резедә Төхвәтуллина: «Аннары өчәүләп, дүртәүләп җилкәмә менеп утырырлар»

«ТНВ» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында театр сәнгатендә 40 елдан артык хезмәт куйган актриса, Татарстанның халык артисты, җырчы Рөзедә Төхвәтуллина кунак булган. Алып баручы Лилия Кадыйрова аңа улы турында сорау биргән.

Хатын-кыз өчен тулы бәхет гаилә. Сезнең улыгыз бар, дип беләм. Сез интервьюларның берсендә «мин әле оныклар сөяргә, дәү әни булырга әзер түгел» дип әйтәсез.

Бу вакытка ни үзгәрде? Дәү әни булмадыгызмы әле?

– Юк, әле дәү әни булмадым. Әле улым да өйләнергә җыенмый. Әлбәттә, яше дә бар. Мин карыйм, сөйләшәм. Миндә генә түгел бу хәл. Һәр гаиләдә минем малай яшендәге егетләр, кызлар бар. Алар тормыш корырга ашыкмыйлар. Шуңа күңелемне тынычландырам. Аннары болай да уйлыйм: әле үзе генә, хатын алып кайтса, балалары туа башласа… Менә монда (кулларын иңбашына куеп күрсәтә) өчәүләп, дүртәүләп менеп утырырлар. АллаһыТәгалә минем тынычлыгымны саклый бугай. Әлегә үзем һәм аны өчен генә җавап бирергә язгандыр, дип, тынычлап яшәп яткан чакларым.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх