На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Кыярны керән яфрагына төреп тозлау рецепты

«Бакчачы Лилия» сәхифәсен алып баручы блогер кыярны керән яфрагына төреп тозлау рецепты белән уртаклаша.

Кыярны яхшылап юарга, ике башын да кисәргә һәм керән яфрагына төрергә. Банка төбенә сарымсак һәм укроп зонтигы салырга һәм кыярларны тыгызлап тутырырга.

Тозлык ясау өчен бер литр суга 50 грамм тоз, 25 грамм шикәр салып кайнатырга, кайнар килеш кыяр өстенә коярга.

Банканы капрон капкач белән ябарга. Банкалар суынгач та базга яки суыткычка куярга.

«Аш серкәсе салырга кирәкми. Кисмәктә тозланган кыяр кебек була. Ул бераз агарып китә, әмма зыян юк. Язга кадәр яхшы саклана», – дип сөйли Лилия ханым.

Яшелчә һәм гөмбә тозлаганда составында йод булган тоз салмаска, чөнки ул йомшарта, дип белдерә блогер.

Видео Лилия Мортазинаның Телеграм-каналыннан алынды.

 

Ссылка на первоисточник
наверх