На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ни өчен ашаганда сөйләшү начар дип санала?

Гастроэнтеролог Карлос Борхес Чавес белдергәнчә, тиз-тиз ашау һәм ашаганда сөйләшү сәламәтлеккә начар йогынты ясый. Бу гадәтләрнең куркыныч булуын ул «Sapo» басмасы белән әңгәмә вакытында әйткән, дип яза Lenta.ru.

«Без тиз-тиз ашаганда яки ашаганда сөйләшкәндә, ризык белән бергә бик күп һава да йотабыз.

Ул кайдадыр чыгарга тиеш: йә кире өскә, йә метеоризм рәвешендә», – дип кисәтте Чавес.

Аның белән диетолог Хосе Камолас та килешә. Ул бу гадәтләрнең ашкайнату процессын тагын кыенлаштыруын белдергән. Кеше тиз ашаса, ризыкны начар чәйни. Нәтиҗәдә, ашказанына зур кисәкләр эләгә, шуңа күрә бу органга теш функциясен дә үтәргә туры килә, дип аңлатты ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх