Татар эстрадасы юмористы Данир Сабиров Түбән Кама Сабан туенда үзе өчен махсус ясалган бәдрәфнең югары дәрәҗәдә булуын күреп шаккаткан.
«Менә бу дәрәҗә. Барысы да бәдрәфтән башлана, диләр бит. Мин, иң мөһиме – бәдрәф якында булсын, дим. Кемнәр аңлый – шулар аңлый. Мин гомеремдә беренче тапкыр мондый бәдрәфтә.
Афәрин, әзерләнгәнсез. Мин видеога да төшердем. Рәхмәт, шаккатырдыгыз. Гадәттә, Сабантуйда бәдрәф белән проблема», – ди артист.Данир Сабиров бәдрәфтән чыгуга, аны ачкыч белән бикләп тә куйдылар. Видеоны караучылар, халык өчен булмавына канәгатьсезлек белдереп, артистка яза да башлаган.
«Бу – минем таләбем. Сорадым да, эшләгәннәр инде. Тынычланыгыз! Бөтен кеше белән йөргәнем дә булды. Беренчедән, анда кыенсынасың. Халык белән бергә бәдрәфкә чиратта басып торырга мәзәгрәк бит, аннары сәхнәгә чыгарга кирәк. Анда бөтенесе йөри башласа, тәртип булмый. Мәктәптә бит укытучыларның бәдрәфләре дә аерым. Минем юньле бәдрәфкә кергәнгә сөенегез инде, шуңа да көнләшә кайберәүләр», – дип җавап биргән язылучыларына Данир Сабиров.
Былтыр Сабантуйларда артистлар өчен аерым бәдрәф булмау темасын җырчы Зәринә Хәсәншина кузгаткан иде.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии