На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Чаллыда апа белән сеңел үлгән, мәетләре фатирда 2 ел яткан

23 сентябрьдә Яр Чаллы шәһәрендә бер фатирда 2 хатын-кызның мумификацияләнгән гәүдәләре табылган. Алар бертуган апалы-сеңелле булганнар һәм бергә яшәгәннәр. Олысы – 1945 елгы, кечкенәсе – 1950 елгы, дип яза «Челнинские известия».

Басманың үз чыганакларыннан билгеле булганча, подъезд буенча күршеләре аларны күптән – 2 елга якын күрмәгән булганнар.

Өлкән яшьтәге хатын-кызлар кешеләр белән аралашмый торган булган, үзләренә кунакка чакырмаганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, өлкән яшьтәге 2 хатын-кыз чыннан да 2 ел элек вафат булган. Шул вакыт эчендә аларның гәүдәләре мумиягә әверелгән. Хәзер булган хәлнең нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана.

Мондый очраклар бик сирәк булса да, кайвакыт килеп чыга. Бервакыт Чаллыда мумификацияләнгән рәссамны подъездда капиталь ремонт башлау нәтиҗәсендә генә тапканнар иде.

Ссылка на первоисточник
наверх