
Татарстан китап нәшрияты генераль директоры итеп Рөстәм Галиуллин билгеләнде. Бу турыда нәшриятның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.
Нәшриятның элеккеге директоры Илдар Сәгъдәтшин август уртасында вазифасыннан китте.
Рөстәм Галиуллин – «Казан утлары» журналының баш мөхәррире. 1987 елның 26 ноябрендә туган.
ТР Язучылар берлеге, ТР Журналистлар берлеге, Халыкара Пен-клуб әгъзасы, филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил премиясе лауреаты.Татар телендә «Гипнозчы малай» (2008), «Юлларда җил ак иде» (2012), «Васыять» (2017), «Биш «икеле» (2020) китаплары, рус телендә «Одиночество» (Мәскәү, 2013) китабы һәм «Творчество Тауфика Айди: система образов и жанровая типология» (2016, ТР Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) монографиясе, башкорт телендәге «Гипнозсы малай» (Уфа, 2021), азәрбайҗан телендәге «Ата вә угыл» (Баку, 2020) китаплары авторы. «Тәүфыйк Әйдинең сайланма әсәрләре» (2016) дүрт томлык китабының төзүчесе.
«Ата һәм ул» һәм «Дивана» хикәяләре Россия халыкларының заманча прозасы антологиясенә кертелгән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии