Уфада яшәүче блогер Рөстәм Нәбиев үз мөмкинлекләрен яңадан сынамакчы. Бу юлы ул Төркия белән Әрмәнстан чигендәге легендар Арарат тавына менәргә җыена.
«Мин сезгә бу тауга менгәндә һәр адымымны күрсәтеп барырмын», – дип вәгъдә итте ул үзенең язылучыларына.
Арарат – армия казармасында ике аяксыз калган Нәбиев менгән таулар исемлегендә җиденче тау түбәсе булачак.
Ул инде ике тапкыр Европаның иң биек ноктасы булган Эльбруска күтәрелде, шулай ук Непалда Манаслага, Африкада Килиманджарога, Кавказда Казбекка һәм Көньяк Америкада Аконкагуага экспедицияләр ясады.
Свежие комментарии