На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Төркиядә 15 елга хөкем ителгән 18 яшьлек кызның сабые Антальяда балалар йортында кала

Анталья аэропортында баласын ташлап калдырган өчен 15 елга хөкем ителгән хатын-кызның кызы Төркиядә кала. Оныгын опекага алу хокукы булган әби кеше Россиягә кайтып киткән, дип хәбәр итә адвокат. «Вести» сайты шул хакта хәбәр итте.

Февраль аенда Анталья суды баласын ташлап калдырган хатын-кызны 15 елга төрмәгә утыртты, ул якын туганын үтерергә тырышуда гаепләнә – 18 яшьлек кыз яңа туган баласын аэропорт туалетында ташлап калдырган.

Баланың әбисен аклаганнар, диелә хәбәрдә.

«Николь исемле кыз бала Антальяда балалар йортында, аның сәламәтлегенә куркыныч янамый», – дип хәбәр иткән адвокат РИА Новостига.

Баланың әбисе сүзләренчә, ул да, Екатерина да йөклелек турында белмәгән. Хәзер алар Николь белән Россиягә кайтырга тели, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх