На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Абхазия президенты Аслан Бжания, оппозиция басымы астында, вазифасыннан китә

Бүген Абхазиядә оппозиция протест акциясе оештырды. Хөкүмәт сәясәте белән риза булмаучылар парламент бинасын штурм белән алды. Тимер ишекләрне вату өчен алар машиналар куып китереп, шулар белән таран ясадылар һәм бинага бәреп керделәр.

Хөкүмәт бинасын алгач, оппозиция хөкүмәт биналарыннан китмәячәген, бирелмәячәген белдерде.

Оппозицион «Абхаз халык хәрәкәте» рәисе Адгур Ардзинба президент Аслан Бжанияне отставкага китәргә чакырды, дип хәбәр итә ТАСС. Кешеләр Бжания кабул иткән кануннар белән риза түгел. Абхазия президентын милекне Россиягә сатарга мөмкинлек бирә торган канун проектын кабул итәргә теләүдә гаеплиләр. Абхазлар фикеренчә, бу канун кабул ителсә, бөтен милекне бай россиялеләр сатып алып бетерәчәк һәм җирле халык милексез калачак.

Абхазия президенты китү турында карарны уйлар өчен вакыт сораган. База язуынча, ул инде китәргә риза булган, бары тик үзе киткән вакытта хәзерге вице-президент Бадру Гунбаны вакытлыча вазифалар үтәүче итеп калдырырга риза булуны сораган. Әмма митингтагылар моның белән риза түгел, алар президентның барлык командасы китәргә тиеш, ди. Ә чираттан тыш президент сайлавына кадәр президент вазифасын парламент рәисе Лашу Ашуб үтәргә тиеш диләр.

Бәрелешләр вакытында 8 кеше тән җәрәхәтләре алган.

Абхазиядә 2014, 2020 елларда хакимият оппозиция басымы астында китте.

Хакимият бинасына бәреп кергән оппозиция вәкилләре

 

Ссылка на первоисточник
наверх