На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Шәрә хатын Алабугада таяк белән лифт камерасын ватмакчы булган - үч ала

Алабугада Бакый Урманче урамындагы күпкатлы йортта яшәүче хатын таяк белән лифт камерасына ябырылган. Камераны ватарга тырышканда ул шәрә булган, барысы да шул камерага язылган.

«Чәч кисү һәм өстәмә хезмәтләр белән массаж»тәкъдим итүче хатынга күршеләре каршы чыккан. Алар аны фахишәлектә гаепли, полиция чакыртканнар.

Моңа җавап итеп хатын-кыз шәрә килеш подъезддагы камераларны җимерә һәм күршеләренә һөҗүм итә, дип яза «База» телеграм каналы.

Күршеләре аңа күптән зарлана икән инде. Янәсе, аның янына даими рәвештә исерек ирләр йөри. Алар, фахишә дип, аңа шикләнеп карый. Йорт чатында аның турында фикер алышалар бара. Күршеләре полициягә гариза язган, тик нәтиҗәле булмаган.

Хатын үзе барысын да инкарь итә. Аның сүзләренчә, ул өйдә чәчтараш хезмәтен тәкъдим итә, шуның белән бергә өстәмә хезмәтләр белән массаж ясый. Аның социаль челтәрләрдәге аккаунтында чыннан да «өстәмә хезмәтләр белән массаж, тик интимсыз», дигән белдерү бар. Шулай ук бүлмәне көнләп арендага бирү турында белдерүләр бирә.

Шулай итеп, кичә шәрә килеш ул үч алырга чыккан. Моңа түзәрлек түгел дип, күршеләре тагын полициягә гариза язган.

Лифттагы шәрә хатын турындагы хәбәр «Мэш Иптәш» телеграм каналында да чыккан. Анда язылганча ул парлар өчен дә «энергияне күтәрү» хезмәтләре тәкъдим иткән, бер сәгате 30 мең сум, диелгән хәбәрдә.

Телеграм каналда хәбәр ителгәнчә, хатын кызның әйбер вату буенча тәҗрибәсе булган инде. Узган елның ноябрь аенда ул элек үзе эшләгән матурлык салонының пыяласын ваткан булган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх