На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Бер хәрби кеше Белгород өлкәсендә ут ачкан һәм качкан

Утны элек талау өчен хөкем ителгән Чабаксар контрактчысы ачткан. Телеграмм-каналлар мәгълүматлары буенча, ул 3 кешегә аткан. Грайворонск районы башлыгы, гражданнар арасында зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итте.

Белгород өлкәсендә бер хәрби хезмәткәр хәрби частьтә утлы коралдан аткан һәм качып киткән, дип хәбәр итә RT каналына сылтама белән РБК порталы.

«Baza» телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, ир-ат ике хезмәттәшен атып үтергән һәм берсен яралаган. «Shot» порталы һәлак булганнар һәм яраланучылар барлыгы турында яза. Грайворонск районы башлыгы Геннадий Бондарев RT каналына гражданнар арасында зыян күрүчеләр булмавын әйткән.

Башта, һөҗүм итүче утлы корал – Калашников пулеметын үзе белән алып киткән, дип фаразланылган, ләкин соңрак коралны вакыйга булган урыннан ерак түгел тапканнар. Районнарның берсендә «Перехват» планы игълан ителгән.

Телеграмм-каналлар мондый мәгълүмат тараткан: утлы коралдан аткан кеше 1995 елда туган рядовой Алексей Журавлев булырга мөмкин. Аның дусты «RT» каналына Алексейның 2023 елда контракт буенча хезмәт итәргә киткәнен хәбәр иткән. Алексей Журавлев Чабаксарда туган, 2012 елда аны талау өчен хөкем иткәннәр, дип хәбәр итә телеканал.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Белгород өлкәсе буенча матбугат хезмәтендә «РБК» порталына Оборона министрлыгына мөрәҗәгать итәргә тәкъдим иткәннәр. «РБК» порталы Россия Оборона министрлыгына мөрәҗәгать җибәргән, Белгород өлкәсе хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә шәрехләүне сорап, мөрәҗәгать иткән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх