На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Сөмбел Билалова үзенчәлекле җыр чыгарган

Сөмбел Билалова яңа, үзенчәлекле җыр яздырган. «Яныңа ашыгам» дигән җырның «фишка»лары турында ул «Интертат»ка да сөйләде.

«Бик күптәннән бары тик гитарага гына җыр яздырасым килеп йөри иде. Без бит инде, халыкка ошасын дип, күбрәк дәртле, күңелле җыр яздырырга тырышабыз. Ә бу юлы күңелем кушканны башкарасым килде.

Соңгы елларда Риваль Хисмәтуллин белән актив хезмәттәшлек итәм. Беркөнне миңа җыр җибәргән. Карыйм, гитарага ята кебек. Риваль белән киңәштем дә Рөстәм Ахунов дигән бик оста аранжировка остасына мөрәҗәгать иттем. Без аның белән җырны гел гитарага гына башкарып калмадык, шактый кызыклы эсперимент ясадык. Нәтиҗәдә, җыр гитарага башлана һәм һәр куплетта инструментлар күбәя бара.

Җырның сүзләрен Айсинә Хәлиуллина язды. Аның белән мин беренче генә тапкыр эшлим әле. Шулай итеп, күптән җырлыйсы килгән җырымны таптым. Аны бүгеннән барлык музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була.

Җыр – мәхәббәт турында. Хисле, матур, лирик җыр. Инде клибы да әзер, шушы көннәрдә дөнья күрер дип уйлыйм. Клипта Кариев театры актеры Рамил Вафин белән бергә үзем төштем. Музыкант егетләребез дә катнашты. Заманча, стильле клип чыкты», – дип, шатлыгы белән уртаклашты Сөмбел.

 

Ссылка на первоисточник
наверх