Җырчыларның Казандагы концертларын оештыручы 75 яшьлек Флера апа Дәүләтшинаны артистлар үз әниләре кебек якын итәләр. «Олы кешегә гел эш белән мәшгуль булу файдага гына ул. Минем тискәре уйларга бирелергә 5 минут вакытым да юк. Артистларым мине яшь килеш тота», – ди ул, кет-кет көлеп. «Интертат» Флера апа белән әңгәмә әзерләде.
Флера апа, сез концертлар оештыру белән кайчан шөгыльләнә башладыгыз?
Мәдәнияткә кечкенәдән тартылдым. Артист булам дип, 10 сыйныфны тәмамлау белән, авылдан Казанга киттем. Мәдәният буенча укырга керә алмасам да, кире авылга кайтасым килмәде инде, фабрикага эшкә кердем. 28 ел буе тегү фабрикасында пәлтәләр тектек. Башта гади тегүче, аннан мастер, өлкән инженер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелдем, читтән торып укып та чыктым. Иң матур пәлтәләрне безнең фабрика тегә иде.
Авыр 90нчы еллар безне дә читләп үтмәде. Завод-фабрикалар ябылып беткәч, эшсез калдым. Дус кызым Бауман урамындагы билетлар кассасында эшли иде. Икәү чиратлап эшлик әле дип, мине дә үз янына чакырып алды. Артитслар белән танышуым шул кассада эшләгән елларда булды.
«Мунча ташы» театрының администраторы Марсель Иванов вафат булгач, театрның хәзерге җитәкчесе Гамил Габдуллович Әсхәдулла миңа Казанда үзләренең концертларын оештырып карарга тәкъдим итте. Оештыру эшенә шулай «Мунча ташы» театры аша кереп киттем. Әле ул вакытта артистлар болай күп итеп концертлар куймыйлар иде. Ә «Мунча ташы» Казанга гастрольләргә икешәр атнага килә. Бу 2005 еллар – юмор театрының бик популяр булган чорлары. Минем турыда ишетеп алып, әкренләп, башка артистлар да мөрәҗәгать итә башладылар. Инде күп еллар «Мунча ташы», Илсөя Бәдретдинова, Азат Фазлыев, Әнвәр Нургалиевлар белән эшлим. Берничә ел Зөлфирә Шәйдуллина һәм Алмаз Мирзаяновлар белән дә эшләгән идек. Соңрак Алмаз: «Флера апа, гел җырлап кына йөрмәм. Бу эшне үземнең дә өйрәнеп карыйсым килә», – дип, оештыру белән үзе шөгыльләнә башлады.
Яңа артистларым да өстәлеп тора. Руслан Кираметдинов, Сиринә Зәйнетдинова, Илнат Фәрхуллин шундыйлардан. Илнат белән быел беренче генә ел эшләдем. Аның бик мәгънәле үтте тамашалары. Әниләр турында җырлап та кешеләрне елатты. Концертлары бик тәрбияви. Сәхнәгә бик күп балалар менде, алар белән матур итеп сөйләшеп, кайсын җырлатып, шоколадлар таратып.
Сез Әнвәр Нургалиев белән аеруча якын кебек.
Әнвәр Нургалиев белән бер солянка концертында танышып киттек. Фотога төшәргә дип янына барган идем. «И, шушы Казанда бер концерт куяр идем мин, бик күптәнге хыялым», – ди. «Ник, әйдәгез, оештырабыз. Мин – концертлар оештыручы», – дидем. Әнвәргә Казандагы беренче концертын куярга ярдәм иттем. Аның белән якын итеп аралашуыбызга җиденче ел китте инде. Мин аны «сәхнә улым» дип тә йөртәм. Ул үзе дә мине бик ярата, «әнкәм» дип йөри. «Казанда әнкәм кебек якын кешемне очраттым», – дип, гел әйтеп тора.
Без – гади тамашачы – сәхнәне һәм сәхнәдәге артистны гына күрәбез. Артист шул сәхнәдә басып тора алсын өчен оештыручы нинди эшләр башкара? Ягъни, сезнең вазифага нәрсәләр керә?
Минем төп бурыч – билетларны сатып бетерү. Кәгазь эшләрен башкарам, билетларны билет таратучыларга, сайтларга бирәм. Илсөя Бәдретдинова белән, мәсәлән, без елына 23 концерт куябыз. 23 мең билет дигән сүз бу. 23 мең билетны сайтларга гына биреп бетереп булмый бит. Ярты залны үземнең командам – билет таратучылар аша сатабыз. Илсөянең концертларына былтыр бер билет та калмады. Арттан сорап йөрүчеләр дә булды әле. Быел да декабрьдә булачак концертларына билетлары 2 ай алдан бетте.
Артистларны гримеркаларны ачып куеп каршы алам. Каршы алып торучы булганда, аларның үзләренә дә күңелле. Бер генә концертка да килми калганым юк. Тамашачыларга җайлап утырырга ярдәм итәм. Кайсы урынына дөрес утырмый, көйлим ди башласаң, билетын күрсәтмәүчеләре дә табыла.
Билетлар сатылган концертлар була, сатылмаганнары була. Андый вакытта сез дә артист белән бергә «минуска китәсезме»?
«Флера апа, син гел «топ-артистлар» белән генә эшлисең, сиңа җайлы», – дип көләләр миннән башкалар. Ничектер шулай туры килә, «минуска китә» торган артистларым, чыннан да, юк минем. «Мунча ташы» һаман да – Татарстандагы бердәнбер юмор театры. Халык аларга бик яратып йөри. Илсөя Бәдретдинованың билетлары бетә дә бетә инде. Әнвәр Нургалиевныкы да яхшы сатыла. Былтыр гына, юбилей елы булганга, Казанда 10 көн алган иде, бераз авыррак барды.
Билетларыбыз калган очракта, иганә фондларына шалтыратып, инвалид балаларны, махсус операциядәге егетләрнең якыннарын чакырабыз. Болар барысы да артист белән алдан килештерелә.
Кайсы җырчылар белән эшләве уңайлы сезгә?
«Мунча ташлары» – минем өчен үз балаларым кебек инде хәзер. Гамил Әсхәдулла белән бик җиңел эшлибез. Расчетларны да әйбәт итеп бирә. «Флера апа, сиңа эшләгән эшләрең өчен», – дип, премиясен дә биреп куя, бик яхшы күңелле. Калганнары белән дә җылы, рәхәт мөгамәләдә. Кунакка да киләләр, ышанмасалар, яратмасалар, килмәсләр иде. Әнвәр – үз улым, Илсөя үз кызым кебек якын. Барысы да яратып: «Флера апа, эшләгез генә», – дип торалар.
Сезнең эш буенча нинди дә булса принципларыгыз бармы? «Мин шул-шул җырчы белән беркайчан да эшләмәячәкмен» дигән, мәсәлән.
Мин бөтен җырчыларны да яратам. Теләсә кайсы концертны барып карый алам. Элек, әле бу системада эшләмәгәндә дә, бер концертны да калдырмый идем мин, Гөлназ. Үзем дә җырларга яраткангамы икән.
Артист була алмавыгыз күңелегездә үкенеч булып калдымы?
Мин фабрикада эшләгәндә, «Волжанка» дигән ансамбль бар иде. Бөтен фабрика цехларында концертлар куеп йөрдек. Шуңа күрә, җырлый алмадым, үкенечем бар, дип әйтә алмыйм. Теләгән кешегә хәзер дә җырлау мөмкинлеге бар ул. Татарстанның халык артисткасы Гүзәл Маликова өлкәннәр ансамбленә гел чакырып тора. Бик йөрисем килсә дә, йөрергә вакыт җитеп бетми шул. Болай да гел хәрәкәттә мин.
Татар концертларына билет хаклары кыйммәт, дип зарланучылар күп. Бүгенге концертларның бәяләре сыйфатларына туры килерлекме?
Җырчыларның чыгымнары да бик күп шул, Гөлназ. Залны арендалау бәясен ел саен арттырып торалар. Ярар иде, гримеркаларына шәпләп ремонт ясап, андагы шартларны тагын да уңайлырак итсәләр. Залда берни үзгәрми, ә аренда бәясе арта. Гастрольләр белән айлар буе кайтып кермиләр. Күченеп йөрергә транспорты да кирәк. Төркемен кундырырга, ашатырга, костюмнар тектерергә, сәхнә бизәлешләренә күпме китә. Эшләре дә бик авыр. Илсөяне генә алсак та, аның тырышлыгына шаккатам. 3-4 сәгать буе 15 сантиметрлы шпилька үкчәле туфли белән йөреп тә торырга, сөйләргә дә, җырларга да кирәк. Әле ничәмә-ничә күлмәк алыштыра. Ашаган белми, тураган гына белә, дип юкка әйтмәгәннәр.
Безнең Казанда зур концерт залы булмау да харап итә. Бер 3 мең кешелек зал булсамы! Матур татар концертларына олы яшьтәге кешеләрнең дә йөрисе килә. «Казан-Экспо»га бит бөтен кеше дә бара алмый, бер дә уңайлы җирдә түгел. «Пирамида»ны, баганалары карарга комачау итә, дип яратмыйлар. Ул да 1 мең халык кына сыйдырышлы. УНИКСның да парковкасы юк. Ярамаган җиргә туктаганнарның машиналарын җыеп алып китәләр. Кеше яхшы кәеф белән концерт карап чыга да, машинасы булмаганны күреп, бөтен уңай кичерешләре юкка чыга. Ул машина артыннан күпме йөрергә, күпме акчалар чыгарып түләргә кирәк әле.
Флера апа, «наценка»сыз билет, дигән сүзне еш ишетәбез. Тамашачыга билетны каян сатып алу отышлырак? Шул турыда әйтеп китмәссезме?
Билет таратучылар артистлар куйган бәягә 10 процент өсти. Сайтлар үз чыгымнары өчен дә 10 процент өсти, ягъни, 20 процент «наценка» белән сата. Шуңа күрә төрле төркемнәр аша билет таратучылардан, яки, иренмичә, кассадан килеп алу отышлы. Кассалар да процентлар өстәмичә сата.
Ковид чорын искә төшерик әле, Флера апа. Җырчылар эшсез калды, алар белән бергә сез дә өйдә утыргансыздыр. Чикләүләр бетерелгәч, эшкә кире кереп китү кыен булдымы?
Ул вакытта башта залларны 50, аннан 70 процентка гына тутырдык. Чикләүләр бетерелсә дә, беркемнең дә авырыйсы килмәде, концертларга куркып йөрделәр. Залларны тутыру бик кыен булды. Шундый ук хәлләр 2022 елда махсус операция башлангач та күзәтелде. Әмма адәм баласы бөтен нәрсәгә дә ияләшә бугай… Халык, аеруча татар халкы җыр-моңсыз яши алмый инде ул. Рус концертларын, әнә, ярты зал белән куялар. Әле нинди яхшы тамашалар алып киләләр, бәяләре дә һуш китмәле кыйбат дип әйтмәс идем. Ә татарлар йөри. «УНИКС»та һәр көн диярлек татар концерты бит анда. Гел куркып, борчылып яшәүдән ара торганнардыр кешеләр, болай җыр тыңлап онытылып кайтып китәләр, ичмасам. Инде тизрәк туктасын иде дә бу сугышлары, рәхәтләнеп яшәргә иде халыкка.
Концертларда тәртипсез тамашачылар күп хәзер. Ниләр генә кыланмыйлар.
«Салып» килүчеләр күп концертларга. Аеруча хатын-кызлар эчеп йөри хәзер. Менә шул «салып алган» хатын-кызлар агрессив. Кисәтү ясаганны бөтенләй кабул итмиләр. Безнең эш әнә шундыйларны җайлап, көйләп утырту, тынычландыру инде. Элегрәк сәхнәгә дә килеп менәләр иде, хәзер ярый сәхнә янында сакчылар тора. Җырчылар үзләре дә яратмый инде ул сәхнәгә менгән исерек кешеләрне.
Андый тамашачылар күп йөри торган берничә артист бар инде ул. Мондый күренешләр артистның да дәрәҗәсен төшерә кебек тоела миңа.
Татар концертларының, татар артистларының дәрәҗәсен күтәрү өчен нинди чаралар күрергә кирәк? Алар үзләре моның өчен нәрсә эшләргә тиеш?
Җырлары матур, мәгънәле булса, төркемнәре, үз-үзләрен тотышлары матур булса, дәрәҗәләре артыр. Тамашачы өстенә сикереп кенә кешене концертыңа йөртеп булмый. Тәрбия эше алып барырга кирәк. Сүзләре матур булсын иде җырларның, иң беренче чиратта. Аларны кеше отып калып, җырлап йөри бит.
Илсөя Бәдретдинованы дә еш тәнкыйтьлиләр. Шоу күрсәтә, чит ил җырчыларын кабатлый, диләр.
Шул шоуны карарга киләләр бит әле тәнкыйтьләсәләр дә. Аның концертларының җырлата торган мизгелләре дә, елата торган мизгелләре дә бар. Тел байлыгы искиткеч зур, кешенең җанына үтәрлек итеп сөйли. Бөтен җырчы да алай булдыра алмый бит.
Әлеге эшегездән керемнәр әйбәтме, Флера апа? Оныкларга да булышасыздыр.
Ярдәм итәм аларга да. Алар үзләре дә, миңа тартылып, бик булышалар. Хәзер бөтен документ эшләре белән оныгым чаба. Кызым да – төп ярдәмчем. Турагент булып эшләгәч, вакытын үзе җайлый ала. Шуңа концерт көннәрендә өчебез концертлар залында без. «Гаилә подряды белән эшлибез», – дип көләм. Үз эшемне балаларга да өйрәтеп калдырасым килә.
Бик җаваплы эш инде. Ардырмыймы соң, Флера апа?
Миңа 75 яшь инде, Гөлназ. «Син беркайчан да китәргә уйламыйсың, ахры, әни», – дип көлә инде кыз. Ирем белән елга бер чит илгә, бер тапкыр санаторийга барып кайтабыз. Бакча эше торып тора ул, сәламәтлекне кайгыртырга, организмга ял бирергә кирәк. Иптәшемә дә 85 яшь була инде минем.
Кайвакыт яшемне сорыйлар да: «Мин оялам яшемне әйтергә», – дим. «Соң сиңа кем 75 яшь бирсен әле?» – диләр. Оныгымны малаем дип уйлаучылар да күп. Менә шушы артистларым яшь тота мине. «Флера апа, синсез нишлибез без, китү турында уйлыйсы да түгел», – дип, хөрмәт итеп, яратып торалар, Аллаһка шөкер. Олы кешегә гел эш белән мәшгуль булу файдага гына ул. Минем тискәре уйларга бирелергә 5 минут вакытым да юк. Әле менә якташым Илгиз Закиров концертына чыгып китәргә йөрим. Билет таратучыларым белән дә очрашып аласым бар. Һәр көнем алдан планлаштырып куела. Абонемент алып, оныгым, киленем белән бергәләп хоккейга да йөрим әле мин. «Ак Барс» командасының фанаты.
Тормыш иптәшегез дә йөриме концертларга?
Ирем дә концертларга яратып йөри. Музыканы аңлап, «шул җире болайрак булды» дип, бәясен биреп, фикерләрен дә белдереп тора. Олы яшьтә булса да, һаман машина йөртә. Матур итеп киенеп, икәүләп чыгып китәбез. Шул үзе бер рәхәтлек бирә.
Гена – минем икенче тормыш иптәшем. Беренче ирем бик иртә вафат булды. Юлымда Гена очрагач, аның бик ипле, яхшы кеше булуын күреп, бәхетемне сынап карарга булдым. Аллаһка шөкер, 32 ел гомер итәбез инде. Ике баламны да үз балаларыдай кабул итеп үстереште.
Сезне искиткеч шәп бакчачы дип тә беләм. Артистларны да бакчагызда еш кунак итәсез.
Безнең бакчабызга килергә бик җайлы. Чаллы – Казан трассасы ягыннан килгәндә күренеп үк тора. Геолокация җибәрәм дә, ә дигәнче табалар безне.
Җәй башында ук бакчабыз чәчәкләргә күмелә, иң яратып үстергән әйберем – чәчәкләр. Розаларыбыз бик күп төрле. Җиләк-җимешләрдән виноградлар, карлыганнарыбыз бар. Ботаклар ялгап үстергән, 5 төрле алма бирә торган алмагачыбыз бар иде. Алмалар өлгергән чорда хикмәт матур була торганнар иде. Картаеп кына китте.
Тәмле-тәмле грушалар үстерәбез. Көньяк агачлары да утыртабыз. Дөрес, алар кайсы елны бирәләр җимешне, кайсы елны юк. Шәфталу, черешня алган елларыбыз булды. Кыяр-помидорны күпләп теплицага утыртабыз, әле һаман үзебезнең яшелчәләрне ашыйбыз. Кыскасы, җәй буе бакчада, кыш буе «УНИКС»та мин. Кунакка килегез!
Рәхмәт әңгәмә өчен, Флера апа! Гел шундый күтәренке рухлы булуыгызны телим!
Свежие комментарии