На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Татарча җырлар ишеткәч...» – Алинә Шәрипҗанова Донецкида концерт куйган

Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова, махус операция зонасына барып, солдатларга концерт куйган. Әлеге бәйрәм кичәсеннән видеоларны хәрби операциядәге Нияз Вафин социаль челтәрләрдә күрсәтте.

«Бүген бездә кунакта, үзенең иҗат төркеме белән, якташыбыз, Татарстанның халык артисты Алинә Шәрипҗанова булды.

Кызганыч, әлегә алгы сызыкта булу сәбәпле, мин үзем концертны карый алмадым.

Татарча җырлар ишеткәч, күңелгә җылы булып китә. Милли костюмнар кигән җырчыларыбызны күрүе дә бик рәхәт (ярымшәрә түгел). Татар телебезне, милләтебезне онытмаулары кәефне күтәрә», – дип яза Нияз.

Алинә Шәрипҗанова хәрбиләргә татар телендәге бик популяр «Уфтанма», «Туган як» җырларын да башкарган. Видеоларда солдатларның да җырчыга кушылып җырлаганнары ишетелә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх