На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмовлар гаиләсендә куанычлы да, моңсу да вакыйга

Җырчы Ләйсән Гыймаева һәм алып баручы Булат Бәйрәмовлар гаиләсендә куанычлы да, моңсу да вакыйга булган. Кичә аларның төпчек кызларының чыгарылыш кичәсе узган – Зәйнәп балалар бакчасы белән хушлашкан, быел 1 нче сыйныфка укырга бара.

Ләйсән Гыймаева бәйрәм чарасыннан матур кадрлар белән уртаклаша. «Иң рәхәт, иң ваемсыз чаклар артта калды.

Ак юллар, балам», – дип яза ул.

Бәйрәмдә балалар гына чыгыш ясап калмаган. Булат Бәйрәмов җитәкчелегендә әти-әниләр дә, сабыйларга бүләк итеп, заманча бию әзерләгәннәр.

Зәйнәп исә бик нечкә күңелле кыз икән – яраткан тәрбиячесе сөйләгәндә, бала күз яшьләрен тыеп кала алмаган. «Үзе дә елады, безне дә елатты», – дип яза кызы турында Ләйсән.

 

Ссылка на первоисточник
наверх