На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...

«Әйдә, бисмиллаһ!» Илсөя Бәдретдинова төркемендәге кара тәнле Джо хәзер татар малай

Илсөя Бәдретдинова төркемендә эшләүче кара тәнле малай Гбато Поль Джонатанны татарга әйләндереп куйганнар. Бу – кыен эшмени инде?! Нибары Илсөянең бер тамашачысы аңа бүләккә ап-ак түбәтәй алып килеп кидерү генә кирәк булган.

Джога түбәтәй кидергән вакытта, Илсөя Бәдретдинова: «Әйдә, бисмиллаһ», – дип, халыкны көлдереп ала.

Джо үзе дә, түбәтәйне кигәч, «әппәр»ен әйтеп, ике кулы белән битен сыпырып куя.

Күңелле видеоны Джонатан социаль челтәрләргә куйды. «Хәзер мин татар малай», – дип яза ул.

Кара тәнле модель, биюче Джо «ИБ» төркеменә узган елның җәендә килде. Артист коллективка бик тиз ияләште. Илсөя Бәдретдинова белән аның концерт директоры Гүзәл Карамиева Джоны татарча сөйләшергә дә өйрәтәләр.

 

Ссылка на первоисточник
наверх