На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

21 подписчик

Свежие комментарии

  • Сергей
    Оч умер машина...Красная Сопка ураманда... Это что, зашифрованная переписка двух разведчиков или какое то зашифрованн...Өч үсмер машина у...
  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...
  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...

«Чәчен төбеннән умырып алды». Сәүдә үзәгендә 9 ай йөкле хатынны кыйнаганнар

Кемерово шәһәрендә сәүдә үзәгендә җыештыручы булып эшләүче хатын сатып алучыга һөҗүм итә. Сатып алучы хатын 9 ай йөкле була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Вакыйга 3 декабрьдә була. Зыян күчүче 26 яшьлек хатын Кемеровода яши. Ул бәдрәфкә керә, бу вакытта анда җыештыручы хатын эшли. Ул йөкле хатынны куып чыгарырга маташа.

Йөкле хатын бәдрәфтән чыга, ишекне каты итеп яба. Җыештыручы хатын ярсый, йөкле хатынга йодрыклары белән ташлана, битенә йодрыгы белән суга, чәчен төбеннән умырып ала. Йөкле хатын өзеп алынган чәчләрен күрсәтеп фото төшерә һәм социаль челтәрләрдә күрсәтә. Аның йөзендә кан таплары да күренә.

Зыян күрүче хатын полициягә мөрәҗәгать иткән.

Кемерово буенча Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, вакыйганың шаһитларын эзлиләр. Йөкле хатынга судмедэкспертизага юллама биргәннәр.

Җыештыручы хатынга 41 яшь, ул йөкле хатынның корсагын күрмәгәнен, аның үзенә һөҗүм итүләрен әйтә.

Бәдрәфтә ни булганын хәзер хокук саклаучылар ачыклый, Тикшерү комитеты да эшкә кушылган, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх